Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:22

Никосиядә дивар җимерү башланды


Никосиа – Кипр башкаласында, шәһәрне грек һәм төрек өлешләренә аерып торган диварның өлешчә җимерелүенә Берләшкән Милләтләр һәм Европа Берлеге хуплау белдерде. Кипр президенты Тассос Пападопулос, Төркия төбәктән гәскәрен чыгарса, ике арада ирекле хәрәкәт башланачак, диде.

"Төркия гаскәрен чыгарса, безнең тикшерү урыннары 24 сәгать эчендә алыначак" диде Кипр президенты.

1974 елда грек фетнәсенә җавап итеп, Төрек гаскәрләре утрауның төньягын басып алганнан бирле Кипр икегә бүленгән хәлдә кала бирә.

XS
SM
MD
LG