Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:12

Гыйрак шигыйләре Карбалада җыелды


Багдад – Гыйракның Карбала каласында шигыйләрнең гибәдәт чаралары башланды. Юлда көткән куркынычларга карамастан, изге урында гибәдәт кылырга дип миллионлаган кеше килгән. Карбалага сәфәр чыккан шигыйләргә булган һөҗүмнәрдә бу атнада 150-дән артык кеше һәләк булды.

Шигыйләр VII гасырда сугыш кырында һәләк булган Мөхәммәт пәйгәмбернең оныгы – Хөсәен имамның кырыгын билгели. Чаралар 2 көн дәвам итәчәк. Хакимиятләр көчәйтелгән иминлек чаралары күрә.

XS
SM
MD
LG