Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 70 төбәктә сайлаулар үтте


Русиянең 14 төбәгендә буген җирле парламентларга сайлаулар үтә. Барлыгы 70 өлкәдә сайлау булды. Башкортостан сайлаучылары авыл шуралары депутатлары өчен тавыш бирде. Казанда бер бүлемдә Казан шәһәр думасына сайлау булды. Күзәтүчеләр кайбер Русия төбәкләрендә тавыш бирү вакытында булган канун бозулар турында хәбәр итә. Тольятида мәсәлән сайлаган кешегә бүләкләр бирү очраклары булган, Самарда 30 бюлетень юкка чыккан. Ставрополь өлкәсе башлыгы Ставропольдәге 2 сайлау урынында канун бозылуы турында хәбәр итте. “Азатлык” хәбәрчесе әйткәнчә, шушы урыннарда бюлеттеннәр өстәп салынган. Җирле сайлау коммиссиясе бу мәгълүматны расламады Яблоко фиркәсе Мәскәу өлкәсендә булган канун бозулар хакында хәбәр итте. Казанда бер сайлау бүлемендә, Казан шәһәр Думасына өстәмә сайлау үткәрелде. Депутат урыны өчен 6 кеше ярышты. Башкортостанда бүген авыл шураларына 8 меңнән артык сайлау бүлемендә муниципал сайлаулары барды. 17 мең нәмзәтнең 6 меңнән артыгы сайлауга фиркә исемлеге аша чыгарылган. Сайлауда 4 фиркә вәкилләре катнаша – алар Бердәм Русиә, ЛДПР, Коммунистлар һәм Халык фиркәләре. Шулай уқ Янавыл шәһәрендә һәм 12 район шураларында да депутатларны сайлау булды. “Башинформ” агентлыгы җирле вакыт белән 17 сәгатьтә Башкортстанда сайлаучыларны 70% инде тавыш биргән, дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG