Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мадрид террор гамәлләренең 3 еллыгын искә алды


Испания бүген Мадридтагы шартлауларда үлүчеләрне искә алды. Аларга багышлап пыяладан ясалган һәйкәл ачылды. Анда шәһәряны поездларында булган шартлаулардан соң килгән кайгы уртаклашу сүзләре язылган. Патша Хуан Карлос һәм хөкүмәт вәкилләре дә бүген булган искә алу чарасында 3 минут тыңлык саклады. 2004елның 11 мартында булган террор гәмәлендә 191 кеше үлгән иде, 1800дән күбрәге җәрәhәтләр алган иде. Хәзерге вакытта Мадридта шартлауларга бәйле рәвештә 26 кешенең эше мәхкәмәдә тикшерелә.
XS
SM
MD
LG