Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Германиягә җыена


Русиянең "Газета" басмасы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев хәзерге вакытта Германиянең Мюльхайм шәһәренең бер хастаханәсендә дәвалану үтә, дигән хәбәр таратты. Гәзит бу хакта президент даирәсендәге чыганагына таянып хәбәр итә.

"Эхо Москвы" радиосы хәбәр итүенчә, президентның матбугат вәкиле Айрат Зарипов бу хәбәрне сафсата дип атаган. Аның сүзләренчә, Шәймиев Германиягә иртәгә генә китәчәк. Ул анда Лейпциг ярминкәсендә катнашырга, алман рәсмиләре белән очрашырга җыена.

2 Мартта Шәймиев кыска вакытлы ялга китте, дип хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG