Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлис: Кондор тарлавыгы утка тотылды


Тифлис – Грузия рәсмиләре якшәмбедә Русия боралаклары Абхазиядәге 2 грузин авылын утка тотты дип белдерде. "Безнең мәгълүмәткә күрә, бомбалау булган Югары Абхазия җиренә боралаклар Русия ягыннан кергән" диде Грузиянең Саклану министры урынбасары Леван Николеишвили.

Корбаннар турында хәбәр ителми, берничә бинага зыян килгән. Русия һәм Абхаз рәсмиләре бу гәепләвләрне кире кага.

Грузия рәсмиләре Югары Абхазия дип атаган Кондор тарлавыгы – Абхазиянең Тифлис контролендә булган бердән-бер төбәге булып тора.
XS
SM
MD
LG