Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәрхүм гаиләсенә - $1100


Вашингтон – Американ хәрбиләре Кыргызстанның Манас хәрби ныгытмасында ялгышлык белән атып үтерелгән Кыргызстан ватандашы Александр Иванов гаиләсенә, компенсация итеп, $1100 тәкъдим иткән. Мәрхүмнең гаиләсе бу тәкъдимне мәсхәрәләү дип атаган. Машина йөртүче булган Иванов ныгытманың тикшерү капкасында декабрь аенда атылган иде. Бишкәк янындагы Манас ныгытмасын американ хәрбиләре 2001 елда Әфганстанда булган хәрби операция вакытыннан бирле куллана.
XS
SM
MD
LG