Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:46

Тәһран гарантия вәгъдә итә


Женева – Иранның тышкы эшләр министры Манучир Моттаки, Иранның атом програмы мәсьәләсе Иминлек Шурасына кертелмәсә, Тәһран "тиешле" гарантияләр бирергә әзер, дигән белдерү ясады. Бу турыда ул бүген Женевада үткән хаылкара конференциядә әйтте. Әммә нинди гарантияләр икәнен ачыкламады.

Көнбатыш илләре Иран яшерен рәвештә атом коралы ясарга ниятли, дип шикләнә. Иран үзенең атом програмын тыныч максатлар өчен ди һәм уран байтуын туктатырга җыенмавын белдерә.

XS
SM
MD
LG