Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башка Русия" янә урамга чыга


Мәскәү – Русиянең оппозициядәге "Башка Русия" хәрәкәте Апрел уртасында Мәскәү һәм Петербурда яңа "Килешмәвчеләр маршларын" үткәрергә җыена. Моңа кәдәр андый чара 24 Мартта Түбән Новгородта үтәчәк. Оппозиция сәяси тоткыннарны азат итергә, сайлау канунына үзгәрешләр кертергә, коммуналь түләүләрне киметергә таләп итә.

3 Мартта Петербурда үткән маршны милиция куып таратырга тырышкан иде. Русиянең хокук яклаучылары Европа Шурасына шикаять белән мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG