Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

Казанда Microsoft җыены үтте


Казан – Бүген Казанда Microsoft компаниясенең эшлекле җыены үтә. Анда ширкатнең Русия шәһәрләрендәге җитәкчеләре катнаша. Казан мондый чараны үткәүче 4нче шәһәр. Элегрәк бу җыеннар Самара, Петербург, Ростовта үткән. Бүгенге җыенда Татарстанның Электрон Хөкүмәте дип аталган яңа систем тәкъдим ителгән. Аның җитәкчесе Александр Юртаев сүзләренчә, Татарстан бу өлкәдә Русиядә әйдәп баручы булып тора, Microsoft хужасы Bill Gates Татарстанны мондый системнарны сынау урыны итергә тәкъдим иткән.

XS
SM
MD
LG