Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барадеи: Пхеньян сүзенә тугры


Пекин – Халыкара атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт Әл-Барадеи сүзләренчә, Төньяк Корея рәсмиләре атом програмын туктату килешүенә тугры булуларын әйткән. Ике көнлек сәфәр белән Пхеньянда булып кайткан Барадеи, бу сәфәрен шактый файдалы дип атды. "Алар 13 февраль килешүенә тугры булуларын, атом реакторының туктатылуын күзәтергә мөмкинлек бирергә, безнең белән хезмәттәшлек итергә әзерлеген белдерде" ди Мөхәммәт Әл-Барадеи.

Февральдә ирешелгән килешү нигезендә, Пхенян, халыкара ярдәм бәрабәренә, атом програмын туктатырга вәгдә иткән иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG