Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

Ковтун Германиягә җыена


Һамбург – Александр Литвиненконы үтерү эшендә төп шаһитларның берсе саналган Дмитрий Ковтун, Германиягә барып алман тикшерүчеләренә җаваплар бирергә җыена. Бу хакта бүген Германиядә чыга торган Hamburger Abendblatt гәзите язып чыкты. Гәзит язуынча, Ковтун ике шарт куйган – тән сакчылары белән ирекле хәрәкәт итү һәм Британиягә тапшырылмау шартларын. Scotland Yard вәкиле, гәзит хәбәрчесенә, Ковтунның бу үтерүгә катышы мәсәләсе әле тикшерелеп бетмәгән, дигән.

XS
SM
MD
LG