Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:58

Генерал акланды


Русиянең республика буенча саклану спорт-техника оешмасы башы генерал-майор Илгиз Тангатаров күпләп акча үзләштерүдә гаепләнгән иде. Уфа шәһәренең хәрби прокуратурасы аны вазыйфасыннан явыз нияттә файдалануда гаепләде. 14 март Тангатаров матбугат конференциясе үткәреп, мәхкәмәнең үзен гаепсез дип табуын ирештерде.Генерал сүзләренчә, ул вазыйфасына керешкәндә бик күп җитешмәүчәнлек булуын ачыклаган. 14 очкыч һәм боралаклар, башка төрле техникалар җитмәве турында ул хәрби прокуратурага хәбәр итеп тә җавап алалмаган булган. Хәзер килеп прокуратураның үзен гаепләвен “чүпне бер миңа өеп котылмакчылар” дип аңлатты.Тангатаров күп миллион байлыклары булган оешманы аерым көчләр үзләштерергә тырыша дип саный.

XS
SM
MD
LG