Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция башы юл фаҗигасенә тарыган


Республиканың берләшкән оппозициясе рәисе Рәмил Бигнов Уфа һава аланы янында юл фаҗигасенә тарыган. Ул идарә иткән джип идарәне югалтып, туктап торган берничә машина өстенә барып менгән. Бигнов моны кемнәрнеңдер машинасын бозып куюлары белән аңлатмый, сәбәбен юлларның бозлавык булуыннан күрә.Аның уенча, шәһәр һәм район башлыклары өстән билгеләнми, халык тарафыннан сайланса, бу кадәр тәртипсезлекләр, шул исәптән юлларның каралмавы да булмас иде.Ул : “Бозлавык юлларда машина йөртүчеләр идарә итүне югалта дибез, чынлыкта, идарә итүне Уфа хакимияте башлыгы Павел Качкаев югалтты”,— дип белдерде.
XS
SM
MD
LG