Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 18:52

Татар гимназиясенә басым туктамый


Бәләбәй татар гимназиясе мәхкәмәләшүдән туктамый. Бер ел элек гимназиядә лаборант булып эшләүче кыз отпускага рөхсәт сораган булган. Гимназия директоры аңа каралган тәртип буенча лабараторияне тапшырырга кушкан. Кыз тапшырып тормаган. Шул арада уку йортына прокуратура хезмәткәрләре килеп кереп директорны административ җаваплылыкка тарттырган. Югыйсә лаборант кыз ялга китү турында гариза да язып өлгермәгән булган.

Әлеге мәсъәлә Бәләбәй шәһәре мәхкәмәсендә каралган, алдагы атнада республика мәхкәмәсе дә карарга җыена. Гәрчә, административ җаваплылык буенча мәсъәләләр бер ел эчендә генә каралырга тиеш булса да. Бу очракта әлеге мәсъәләгә елдан артык вакыт үткән.

XS
SM
MD
LG