Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Галимҗан Ибраһимовны искә алалар


Атнакич көнне Уфада татар халкының мәшһүр язучысы Галимҗан Ибраһимовның тууына 120 ел тулуга багышланган мәдәни чаралар башланып китте. Ике көн дәвам итәчәк бихисап чараларда катнашу өчен Башкортстанга Казаннан да байтак кунаклар килде. Академик Мирфатыйх Зәкиев, фән докторы Рамил Исламов, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин һәм башка күренекле шәхесләр катнаша анда.

Тәүге зур чара – Галимҗан Ибраһимовның туына 120 ел тулага багышланган фәнни-гамәли конференция Уфада Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында үтте. Әлеге җыенны университет ректоры Раил Әсәдуллин ачты һәм кереш сүз белән чыгыш ясап, Г. Ибраһимовның шәхесе турында мәгълүматлар бирде.

Аннан соң сүз Галимҗан Ибраһимовның иҗатын һәм тормышын төпле өйрәнгән һәм аның хакында өч романнан торган трилогия язган зур галим һәм язучы Суфиян Поварисовка бирелде. Аксакал галим һәм әдип бу трилогияне язуга үзе 70 яшьтән үткәч керешә. Шундый өлкән яшьтә булуына карамастан, өч китаптан торган әсәрне язып бетерә ул. Автор үзенең менә шул трилогияне язуы тарихы турында сөйләп, Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты үзенчәлекләре хакында әйтте. Галимҗан Ибраһимовны “татар әдәбиятының пәйгамбәре” дип атады ул.

Фәнни-гамәли конференциядә артабан сүз Казаннан килгән танылган галим, академик Мирфатыйх Зәкиевка бирелде. Ул Галимҗан Ибраһимовның талантлы әдип кенә түгел, ә татар халкының күренекле җәмәгать эшлеклесе булуын да ассызыклады. “1915-1916 елларда ук Г. Ибраһимов җәмгыятьтәге каталулы шартларда татар халкы язмышы турында кайгырта”, - диде М. Зәкиев.

Галимҗан Ибраһимовка багышланган җыенда аның иҗатын шулай ук төпле өйрәнгән галим Суфиян Сафуанов та чыгыш ясады. Аның нотыгы “Галимҗан Ибраһимов һәм Башкортстан” дигән темага иде. Чыгыш ясаучы фикеренчә, Галимҗан Ибраһимов үзе тумышы белән Башкортстаннан булгач, кайда гына яшәсә дә, кайда гына сәфәрдә йөрсә дә, Башкортстанда барган хәл-вакыйгалар белән һәрдаим кызыксынып торды. “Галимҗан Ибраһимов республикада яшәүче татарлар һәм башкортларның үзбилгеләнеше хакында фикерләрен төрле очрашуларда әйтә килде, татар һәм башкортның әдәби теле турында эшлекле тәкъдимнәре белән уртаклашты”, - ди Суфиян Сафуанов.

Фәнни-гамәли конференциядә Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, халык шагыйре Равил Бикбаев та чыгыш ясады. Башкортстанда туып үскән Галимҗан Ибраһимов ике тугандаш халык – татар белән башкортның гомер-гомергә дус һәм тату яшәвен үз әсәрләрендә дә, публицистик язмаларында да сурәтләде, - диде Р. Бикбаев. – Һәм менә шул дуслыкны саклау өчен җан атты”.

Җыенда чыгыш ясаган галимнәр Зөфәр Рәмиев белән Рәиф Әмиров Галимҗан Ибраһимовның әләби тел байлыгы, тел үзенчлекләре хакында кызыклы мәгълүматлар бирде.

Татарстанның Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, фән докторы Ким Миңнуллин Татарстанда Г. Ибраһимовның 120 еллыгы уңаеннан башланган чаралар хакында сөйләде, Башкортстан дәүләт педагогия университетына истәлекле бүләкләрен һәм байтак китаплар тапшырды. Казаннан килгән фән докторы Рамил Исламов Башкортстанның берничә галименә кандидатлык диссертацияләрен яклаганлыкка таныклыклар тапшырды. Алар кандидатлыкларын Казанда яклаган.

Фәнни конференциядә М. Гафури исемендәге җәмәгать фонды рәисе Люция Камаева күңелле хәбәр әйтте. Казан галиме Зөфәр Рәмиевка М. Гафури исемендәге медальне тапшырды ул. Зөфәр Рәмиев Мәҗит Гафуриның 4 томлыгын чыгаруга зур өлеш керткән.

Галимҗан Ибраһимовның 120 еллыгына багышланган чараларда катнашучылар, шул исәптән Казаннан килгән кунаклар да, җомга көнне Авыргазы районына һәм Стәрлетамак шәһәренә бара. Анда да байтак чаралар каралган.

Фәнис Фәтхи, Уфа
XS
SM
MD
LG