Әфганстанда НАТО хәрби машиналары узып барган юлда Талибан бомба шартлатты. Нәтиҗәдә бер әфган баласы һәлак булды, 2 бала каты яраланды.
Тагын бер цивиль яраланды. Коалициянең бер хәрбие җиңелгә җәрәхәтләнде.
НАТО шулай ук җомга көнне Әфганстанның көньягында Кандаһар шәһәре янында иң зур ныгытмага минааткыч һөҗүме нәтиҗәсендә 3 солдат җиңелчә яраланды дип белдерде.