Русиянең Самар шәһәрендә Ту-134 юлчылык очкычы гадәттән тыш сәбәпләр белән төшеп утырганда казага юлыкты.
7 кеше һәлак булды, 50-ләп кеше яраланды.
Хәбәрләргә караганда очкычның тәгәрмәчләре чыкмау сәбәпле каза нәтиҗәсендә очкыч ян ягына авышкан.
Яраланган юлчылар хастаханәгә китерелгән.