Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Лавров: Дөньяда АКШ тәэсире кими, Русиянеке арта


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров дөньяда Вашингтонның тәэсире кими, Мәскәүнеке арта бара дип белдерде. Бүген Русиянең саклану һәм тышкы сәясәт белгечләре алдында чыгыш ясап Лавров Вашингтонны берьяклы тышкы сәясәт алып баруда гаепләде һәм Русия үзенең яңа тәэсирен Кушма Штатларга каршы баланс буларак кулланачак диде. Соңгы арада, бигрәк тә Вашингтон Европада ракетадан саклану системасы урнаштыру ниятен игълан иткәннән соң ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр киеренкеләшеп китте.
XS
SM
MD
LG