Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия БМОны Косовога яңа вәкил билгеләргә чакыра


Русия Иминлек Шурасы секретаре Игорь Иванов БМОның Косово низагын чишү планы көрчеккә терәлү сәбәпле БМО Косовога яңа вәкилен билгеләргә тиеш дип белдерде. БМО Иминлек Шурасында вето хокукына ия булган Русия Косовоның Сербиядән бәйсезлек алуына каршы чыга. Иванов, килешү булмагач сөйләшүләрне дәвам итәргә һәм яңа махсус вәкил билгеләргә кирәк диде. Бу айда БМОның хәзерге вәкиле Мартти Аһтисаари үзенең Косово планын БМО Иминлек Шурасына март ахырында тапшырачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG