Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция Питербурда митинг үткәрде


Питербурда күптән түгел үткән җирле сайлауларга ризасызлык белдереп либерал һәм социалист оппозитсиянең бер меңләп тарафдары уртак демонстрация үткәрде. Ленин һәйкәле янына җыелган демонстрациячеләр президент Владимир Путинга каршы шигарләр кычкырды. Узган якшәмбедә үткән сайлавлар нәтиҗәсендә җирле шураларда зур күпчелек Путин тарафдарларына бирелде, күпчелек көндәшләр шуралардан читләштерелде. Демонстрациячеләр сәгать ярымнан таралышты. Җыенны 150-ләп милиция хезмәткәре күзәтеп торды.
XS
SM
MD
LG