Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:20

Австралия Гыйрактан гаскәрләрен чыгарырга ашыкмый


Австралия премьер-министры Җон Һоуард Гыйраклылар иминлек саклавны үз өсләренә алырлык хәлдә булганчыга кадәр Австралия гаскәрләре Гыйракта калачак дип белдерде. Шимбә көнне Багдад сәфәре барышында Һоуард 1400-ләп Австралия хәрбиенең аннан кайчан китәчәген әйтүдән баш тартты. Һоуард Багдадка килгәндә аның очкычы төтен һәм пар белән тулу сәбәпле очкыч көньяк Гыйракта төшеп утырырга мәҗбүр булды. Һоуард белән очкычтагы башка кешеләр газ битлекләре кияргә мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG