Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:03

Кытай зур юлчылык очкычлары ясарга җыена


Кытай дөнья очкыч базарларында Боинг һәм Эйрбус зур юлчылык очкычлары белән көндәшлек итәргә җыена. Кытай хөкүмәтенең интернеттагы белдерүенә караганда, Кытай дәүләт карамагында зур очкычлар ясау ширкәте төзиәчәк. Анда хөкүмәтнең бу базарга керү өчен тикшеренүләр үткәрә башлау турында мөһим стратегик карар чыгаруы турында әйтелә.

XS
SM
MD
LG