Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракның элекке вице-президенты асып үтерелде


148 шыгыйны үтерүдә катнашуда ләнгән элекке Гыйрак вице-президенты Таһа Яссин Рамадан асып үтерелде. Рамадан Дүжәил авылында Сәддам Хөсәингә һөҗүмнән соң 1982 елгы ул үтерүгә бәйле рәвештә җәзаланган 4-нче элекке Гыйрак рәсмие. Сәддам белән бергә хөкем ителгән гаепләнүчеләрнең берсе Рамаданга башта гомерлек төрмә җәзасы билгеләнгән иде. Әмма соңрак аппеляция мәхкамәсе бу артык йомшак җәза дип аңа үлем җәзасы билгеләргә киңәш итте. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров бу үтерү Гыйракны тотклыландыруга берничек тә ярдәм итмиячәк диде. Европа Шурасы да Рамаданны үтерүне хөкем итеп чыкты. Шура генераль секретаре Терри Дэвис моны дәүләт оештырган үтерү дип атады һәм бу үтерү Гыйрак халкының тыныч һәм гадел киләчәк мөмкинлекләрен киметә диде.
XS
SM
MD
LG