Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран белән Мәскәү Русиянең Иранга таләп куюын кире кага


New York Times газеты язуынча Русия Тәһранга уран баету эше туктатылмаган очракта Иранның Бушер атом электр стансиясе өчен атом ягулыгы җибәрүне туктатып торачагын белдергән. Газета язуынча, бу таләпне узган атнада Мәскәүдә Русия Иминлек Шурасы секретаре Игорь Иванов Иранның атом сөйләшүләре җитәкче урынбасары Гали Хөсәйни Ташка тапшырган. Газета бу мәгълүмәтне үз исемнәрен атамавны сораган Европа, АКШ һәм Иран рәсмиләреннән алганлыгын белдерә. Русия Иминлек Шурасы һәм Таш бу хәбәрне инкяр итте. Ул дәүләт радиосына чынлыкта Русия безгә Бушер мәсьәләсен Иранның атом программасы турындагы каршылыкка бәйләмәскә кирәклеге турында әйтте диде. Бушер төзелешендә ярдәм итүче Русия дәүләт ширкәте Иранның түләвләрне кичектерүе сәбәпле бу атнада ягулык җибәрүне кичектерәчәген белдергән иде. Тәһран БМО Иминлек Шурасының уран баетуны 21 февральдән соңга калмый туктату таләбе үтәмәде.
XS
SM
MD
LG