Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея турында 6 яклы сөйләшүләр тукталды


Төньяк Кореяның атом программасын ябу турындагы 6 яклы сөйләшүләр Пхеньян белән Вашингтон арасындагы финанс бәхәсе сәбәпле тукталып калды. Дүшәмбе көнне Кушма Штатлар Макау банкында туңдырылган Төньяк Кореяның 25 миллион долларын азат итеп һуманитар максатлар өчен Пхеньянга кайтарачагын белдергән иде. Әмма бүген Төньяк Корея бу акчалар Кытайдагы үзенең хисабына күчерелми торып Пекиңда үтүче 6 яклы сөйләшүләрдә катнашудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG