Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:06

Пхеньян акчаларының кайтарылуын көтү сәбәпле 6 яклы сөйләшүләр тукталды


Төньяк Кореяның атом программасын ябу турындагы 6 яклы сөйләшүләрдә катнашучы илләр вәкилләренең бүген Пекиңда үтәргә тиешле очрашуы булмады. Пхеньян Макау банкындагы үзенең 25 миллион доллары кайтарылмый торып сөйләшүләрдә катнашмыячагын белдерде. АКШ Төньяк Кореяны акча юуда гаепләп ул акчаларны туңдырган иде. АКШ вәкиле Кристофер Һилл сөйләшүләрнең кайчан дәвам итәчәген әйтеп булмый диде.

XS
SM
MD
LG