Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:47

Мәхкәмә кичектерелде


21 март Уфаның Киров районы мәхкәмәсе экстремизм буенча эш карарга тиеш иде. Гаепләнүчеләр бәйсез “Провинциальные вести” гәзите мөхәррире Виктор Шмаков белән Башкорт милли фронты җитәкчесе Айрат Дилмөхәммәтовлар. Аларны прокуратура гәзиттә көн күргән мәкаләнең экстремизмга, тәртип бозуларга һәм хакимиятнең канунлы таләпләренә буйсынмауга чакыруда гаепләп җинаять эше ачкан иде. Мәхкәмә гаепләнүчеләрнең адвокатлары мәхкәмәгә килмәү сәбәпле, апрель аена кичектерелде.

XS
SM
MD
LG