Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОда Иранга чикләүләрне кырыслату турында сөйләшүләр дәвам итә


БМО Иминлек Шурасында уран баетуын туктатмаучы Иранга каршы чикләүләр резолүциясе турында сөйләшүләр дәвам итә. Иминлек Шурасының 5 даими әгъзасы һәм Германия әзерләгән бу резолүция өлгесенә Индонезия, Катар һәм Көньяк Африка үзгәрешләр тәкдим итте. Катарның БМОдагы илчесе Габдел Газир ән-Насыйр резолүция өлгесе бу атнада тавышка куелмас кебек диде. БМОдагы Франция илчесе Жан Марк де ла Саблиер исә тавыш бирү бу атна ахырында үтәрдә мөмкин ди.
XS
SM
MD
LG