Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казахстанның көньягында бәрелешләргә бәйле 50 кеше тоткарланган


Казахстан илнең көньягында узган атна ахырында 3 кешенең үлеменә һәм берничә кешенең яралануына китергән бәрелешләргә бәйле рәвештә 50-ләп кеше тоткарланды дип белдерә. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле әйтүенчә, бәрелешләр булган Казатком һәм Маловодное авылларын берничә милиция бүлеге саклый. Шаһитләр әйтүенчә, анда чеченнар белән казахлар арасында бәрелешләр булган.
XS
SM
MD
LG