Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина парламенты АКШның ракета калканы илнең иминлегенә яный дип белдерә


Украина парламенты әгъзалары Кушма Штатларның Чехия һәм Польшада ракета калканы урнаштыру ниятенә борчылу белдерүче мөрәҗәгать чыгарды. Ул документта АКШның бу проекты Польша белән чиктәш Украинаның дәүләт иминлегенә яный диелә. Депутатлар әйтүенчә, алар хөкүмәттән бу белдерүне БМО Иминлек Шурасына, Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасына һәм мәнфәгатләренә кагылучы илләрнең хөкүмәтләренә тапшыруны сорыячаклар.
XS
SM
MD
LG