Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанның Һелманд виләятендә 7 полиция, 69 Талибан сугышчысы һәлак булды


Әфганстан саклану министрлгы белдерүенчә, узган бер тәүлектә Һелманд виләятендәге каты бәрелештә 7 полиция хезмәткәре һәлак булган. Министрлык белдерүендә, бәрелеш урынын тикшергәндә 69 Талбиан сугышчысының мәете табылды диелә. Бәрелеш вакытында НАТО көчләре әфган көчләренә һавадан ярдәм күрсәткән. Төбәктә Талибанга каршы берничә атна дәвам итүче операциядә меңнәрчә НАТО һәм әфган хәрбие катнаша.
XS
SM
MD
LG