Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары Мәхкамәсе оппозицион Республикан партиясен яба


Югары мәхкамә бүген либерал оппозицион Республикан партияне ябу турында карар чыгарды. Мәхкамә бу партия Русия кануны нигезендә партия дип саналу өчен артык кечкенә дип белдерде. Мәхкамә карарында Республикан партия әгъзалары 50 меңнән кимрәк һәм аның бүлекчәләре Русия төбәкләренең яртысыннан кимрәгендә генә бар диелә. Республикан партия җитәкчесе Владимир Рыжков мәхкамәнең бу карары дистәләрчә мең русияленең хокукларын боза дип белдерде.
XS
SM
MD
LG