Accessibility links

Гайнетдин Беслан фаҗигасе урынында чиркәү салуга каршы


Русия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Беслан фаҗигасе урынында православ чиркәү салу карары белән килешми. Интерфакс хәбәр агентлыгы белдерүенчә, бу турыда ул җомга көнне Владикавказда Төньяк Осетия җитәкчелеге белән очрашуда әйткән. Гайнетдин 2004 елның 1-нче 3-нче синтябрләрендә зур фаҗига кичергән мәктәп урынында булып мәктәп спортзалында тәре күрүен әйткән. Әмма шул ук фаҗигадә һәлак булган мөселманнар истәлегенә ярымай булмавына борчылу белдергән. Гайнетдин элегрәк Рус Православ Чиркәү башлыгы Алексий II-гә "Ул безнең уртак фаҗигәбез, анда безне бер-беребездән аермый торган уртак һәйкәл куерга кирәк" дип әйткәнлеге турында белдерде.
XS
SM
MD
LG