Accessibility links

АКШ дәүләт секретаре Якын Көнчыгышка китте


Бүген АКШ дәүләт секретаре Кондолизза Райс үзенең Якын Көнчыгыш сәфәрен башлады. Быел бу Райсның Якын Көнчыгышка инде 3нче сәфәре. Мысырдагы Асфан шәһәрендә Райс "Гарәп квартеты" дип исемләнгән төркем, Мысыр, Үрдүн, Сөгүд Гарәпстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән очрашачак. Бу сәфәрендә ул шулай ук Израил, Фәлестин җирләренә һәм Үрдүнгә барачак. Дәүләт секретаре юлга чыгар алдыннан, АКШ президенты Джордж Буш – Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру сәясәтенә өстенлек бирүен белдерде.
XS
SM
MD
LG