Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасында Иран турында тавыш бирү


Казан вакыты белән кичке 10да Берләшкән Милләтләр Оешмасы Иминлек Шурасында Иранга каршы өстәмә чикләүләр кертү мәсьәләсе тавышка куелачак. Британия һәм Франциянең Оешмадагы вәкилләре карар кабул ителәчәгенә шикләнми. Иранга корал сатуны чикләү һәм Иранның атом һәм ракета программаларына бәйле булган 28 кеше һәм оешманың милекләрен туңдыру тәкъдим ителә. Иминлек Шурасы алдында чыгыш ясарга җыенган Иран президенты Мәхмүд Әхмәдинеҗад, Нью-Йоркка сәфәреннән баш тартты. Иранны утырышта тышкы эшләр министры Манучер Моттаки вәкиллек итәчәк.
XS
SM
MD
LG