Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:49

Германия британ хәрбиләрен иреккә чыгарырга чакырды


Европа Берлегендә рәислек иткән Германия, Иранны Фарсы култыгында кулга алынган 15 британ диңгезчесен иреккә чыгарырга чакырды. Германия тышкы эшләр министры Франк-Валтер Штайнмаер, Берлек моның өчен кулдан килгәнне эшлиячәк, дип белдерде: "Без төгәл белмибез, әмма Ираннан алынган рәсми мәгълүматкә караганда, кулга алынган хәрбиләр чикне бозуда гаепләнә. Германия, бу хәрбиләрне кичекмәстән иреккә чыгаруны сорап мөрәҗәгәть кабул итәчәк." Британия хәбәрләренә караганда, 15 хәрби җомга 23 март көнне кулга алынганда Гыйрак суларында булган. Иран хәрбиләре вәкиле Алиреза Афшар исә, хәрбиләр – Иран суларында булганын таныды, дип хәбәр итте. Британия тышкы эшләр министрлыгы Иранның Лондондагы илчесен сөйләшүгә чакырды.

XS
SM
MD
LG