Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан премьер-министры вафат булды


Әрмәнстан премьер-министры Андраник Маркариан йөрәк өянәгеннән вафат булды. Бу хакта бүген аның матбугат вәкиле хәбәр итте. Премьерга 55 яшь иде. Хөкүмәт башлыгы вазыйфасына аны президент Роберт Качариан 2000 елда билгеләгән иде. Республика җитәкчелеге бүген гадәттәнтыш утырышка җыелды. Маркарианның премьер вазыйфасында эше сәяси киеренкелек чорында башланды. 1999 елның үктәберендә парламентка булган кораллы һөҗүмдә 8 сәясәтче, шул санда ул вакыттагы хөкүмәт башлыгы Вазген Саркисиан һәлак булган иде. Андраник Маркарианның хатыны, 2кызы һәм улы калды.
XS
SM
MD
LG