Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:35

Беларуста бәйсезлек көне билгеләнә


Беларус бүген 1918 елда яулаган кыска гына бәйсезлек көнен билгели. Оппозиция исә узган елда Александр Лукашенконың яңадан президент итеп сайлануыннан соң башланган протест чараларының бер еллыгы искә ала. Минск милициясе шәһәрнең үзәк Октябрьский мәйданына үтеп керергә теләгән оппозиция вәкилләрен тоткарлады. Урам җыены алдыннан дистәләгән кеше кулга алынды. Ул арада Европа Комиссиясе президенты Жосе Мануэл Бароззо, әгәр дә Беларус демократик реформалар башласа, Минск белән хезмәттәшлек итәргә һәм аңа финанс ярдәм күрсәтергә әзер булганын белдерде. Бу хакта ул Европа Берлегенең 50 еллыгына багышланган чарада әйтте.

XS
SM
MD
LG