Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аһтисаари БМО Иминлек Шурасына Косово планын тәкъдим итә


БМОның Косоводагы махсус вәкиле Мартти Аһтисаари дүшәмбе көнне БМО Иминлек Шурасына Косовоның киләчәк статусы планын тәкъдим итәр дип көтелә. Аһтисаари планы Косовога чикләнгән бәйсезлек бирүне күздә тота. БМО Иминлек Шурасында вето хокукына ия булган 5 даими әгъзаның берсе -Русия Аһтисаари планына каршы булуын белдерде. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, әгәр дә Сербиянең мәнфәгәтләре истә тотылмаса, Русия бу планга каршы тавыш бирәчәк дигән иде. Әмма Русиянең ничек тавыш бирәчәге әле билгесез. БМО дипломатлары әйтүенчә, Иминлек Шурасы бу мәсьәләне киләсе айда карыячак.
XS
SM
MD
LG