Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:22

Премьер-министр вафатынан соң әрмән хөкүмәте вазыйфасыннан китте


Әрмәнстан хөкүмәте конституция таләп иткәнчә, премьер-министрның вафатыннан соң вазыйфаларыннан китте. 55 яшлек премьер-министр Андраник Маркарян кичә үз өендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Президент Роберт Кочарян чәршәмбене матәм көне дип иглан итте. Макарян шул көнне җирләнәчәк. 10 көн эчендә вакытлы премьер министр билгеләнергә тиеш. Ул 12-нче майда үтәчәк парламент сайлавларыннан соң яңа хөкүмәт төзелгәнчегә кәдәр премьер вазыйфаларын башкарачак.

XS
SM
MD
LG