Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Латвия чик килешүен имзалый


Мәскәүдә сишәмбе көнне Латвия һәм Русия премьер-министрлары дәүләт чикләре килешүен ниһаять имзалар дип көтелә. Бу килешү 1997 елда ук әзерләнә башлады. Әмма Латвия аңа бер кушымта тәкъдим иткәннән һәм Русия моны үзенең чик буендагы бер районына дәгъва дип бәяләгәннән соң килешүне тәмамлау тоткарланды. Ул район икенче дөнья сугышына кәдәр Латвиянең бер өлеше булган, әмма 1940 елларда аны Русия үзләштергән.
XS
SM
MD
LG