Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бигнов “Гадел Русия”не мәхкәмәгә бирде


Башкортстанның берләшкән оппозициясенең элекке рәисе Рәмил Бигнов “Гадел Русия” фиркасе бүлекчәсе башы Александр Сидякинны мәхкәмәгә бирде. Эш шунда, “Гадел Русия” фиркасенең республика бүлекчәсе “Алданган акча салучылар” исемле идарә төзеп, Бигновка каршы каршылык чаралары уздырган иде. Алар кайчандыр Бигнов җитәкләгән “Халык” инвестиция фонды аңа акча салучы 450 000 кешене төп башына утырткан дип исәпли һәм 400 миллион доллар акча түләтүне таләп итә. Каршылык чараларында “Бигнов — башкорт Мавродие” дип язылган карачкы яндыруларга кадәр булган иде. Татар гимназиясе тирәсендә каршылыклар башлангач, сидякинчылар чараларын туктаткан иделәр. Алар туктатса, Бигнов башлап җибәрде. Ул үзен нигезсез гаепләү өчен дип Сидякинны Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә бирде. Бигнов күрелгән рухый зыян 1 миллион сум дип исәпли. Ул акчаны алган очракта, Сидякиннар көрәшкән “Халык” фондыннан зыян күрүчеләргә тапшырырга ышандырды.
XS
SM
MD
LG