Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Русияне мәхкәмәгә бирде


Русиянең узган ел 1400гә якын Грузия ватандашын илдән куу турындагы карары өчен Тбилиси Мәскәүгә шикәятен Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә бирде. Куылган грузиннар арасында Русиядә рәсми теркәлеп яшәүчеләр дә бар иде. Мәскәү, бу мәхкшмш эше ике яклы мөнәсәбәтләргә киеренкелек өстиячәк, дип кисәтте. Грузия ватандашларын депортацияләү, Русиянең 4 офицеры Грузиядә тоткарланганнан соң башланган иде. Тбилиси аларны шпионнар булуда гаепләде. Соңыннан Мәскәү Тбилисига икътисадый чикләүләр кертте. Депортацияләү вакытында кимендә 2 Грузия ватандашы һәлак булды.
XS
SM
MD
LG