Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мысыр референдумында конституциягә үзгәрешләр хупланды


Мысыр Юстиция министрлыгы дүшәмбе көнне үткән референдумда сайлавчылар конституциягә үзгәрешләрне хуплады дип белдерде. Юстиция министры Мәмдух Марый әйтүенчә, тавыш бирүчеләрнең 75,9 проценты үзгәрешләрне хуплаган һәм барлык сайлаучыларның 27.1 проценты тавыш бирүдә катнашкан. Әмма бәйсез Мысыр Кеше Хокукларын Яклау Оешмасы катнашучылар күпкә азрак, 6-дан алып 9 процентка кадәр генә булды ди. Барлык төп оппозицион төркемнәр бу үзгәрешләр демократияне киметә дип референдумга бойкот игълан иткән иде.
XS
SM
MD
LG