Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:10

Русия белән Латвия дәүләт чикләре килешүен имзалады


Русия белән Латвия премьер-министрлары бүген Мәскәүдә ике ил арасында дәүләт чикләре килешүен имзалады. Европа Берлеге белән НАТО күптән көтелгән килешүнең имзалануына хуплау белдерде. Европа Комиссиясе президенты Җосе Мануел Барросо бу килешү ике ил арасында тотрыклы мөнәсәбәтләр урнаштыруга таба хәлиткеч адым булыр дип өметләнәбез диде. НАТО генераль секретаре Яап де Һооп Схеффер килешү тиз арада ратификацияләнер дип көтүен әйтте.

XS
SM
MD
LG