Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты Гыйрактан гаскәрләрне чыгару яклы


АКШ Сенаты тагын бер елдан, киләсе мартка Гыйрактагы АКШ гаскәрләрен чыгару турында карарны хуплады. Ябык тавыш бирүдә бу карар 50-гә 48 тавыш белән расланды. Тавышлар оппозициядәге демократлар кулында булган Сенатта нигездә партияләргә карап бүленде. АКШ президенты Дҗорҗ Буш гаскәрләрне чыгару вакытын билгеләүче һәртөрле карарга вето салачагын белдергән иде. Узган җомгада Конгрессның Вәкилләр Пулаты да гаскәрләрне чыгаруны хуплады.
XS
SM
MD
LG