Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:24

Кабулда интихарчы 4 кешене үтерде


Әфганстан башкаласында үзәк базар янында мотоцикллы бер интихарчы бомба шартлатып кимендә 4 кешене үтерде, 12-не яралады. Полиция әйтүенчә, интихарчы күзләү хезмәтенең бер югары рәсмиен үтерергә теләгән булырга охшый. Ул рәсми шул төркемдә булып шартлаудан яраланган. Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны Талибанның баш хәрби җитәкчесе Дадулла Мулла үз өстенә алды.

XS
SM
MD
LG