Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия Сенаты Әфганстандагы гаскәрләргә акча бүлде


Италиянең Романо Проди җитәкчелегендәге хөкүмәте Сенатта Әфганстандагы Италия гаскәрләре өчен акча бүлү карарына иреште. Әфганстанда Италиянең 2 мең хәрбие бар. Сенатның карары Әфганстандагы гаскәрләрне финанслау өчен заурур булган соңгы карар. Бу айда әлеге карарны парламентның түбән пулаты да раслаган иде. Февраль аенда Сенат хөкүмәтнең тышкы сәясәтен хупламаганнан соң Проди вазыйфасыннан китүен белдерде. Әмма президент аның хөкүмәт җитәкчелегендә калуын сорады.
XS
SM
MD
LG