Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гуантанамодан соңгы русияле кайтарылырга мөмкин


АКШның Кубадагы Гуантанамо төрмәсендә ябып тотылучы русиялеләрнең соңгысы – Равил Минһаҗев Русиягә кайтарылырга мөмкин. Бу мәсьәлә белән хәзер Кушма Штатларда Русиянең сугыш әсирләре, тоткарланганнар һәм хәбәрсез югалганнар комиссиясе рәисе Владимир Шаманов шөгылләнә. Моңарчы Гуантанамодагы 8 русияленең 7-се кайтарылган иде. Алар 2002 елда Әфганстанда АКШ җитәкчелегендәге хәрби чаралар башлангач АКШ хәрбиләре тарафыннан тотылып башта Кандаһар төрмәсенә ябылды, соңрак Гуантанамога күчерелде.
XS
SM
MD
LG